Казан IT-паркында «Кластерлы үсеш өчен партнерлык» Халыкара конференциясе эшли башлады

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Чараның пленар утырышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

23-24 апрельдә Татарстанда үтәчәк конференциянең оештыручы Россиянең икътисади үсеш министрылыгы һәм The Technopolicy Network инновацион регионнарның Голландия ятьмәсе белән бергә Россия инновацион регионнары Ассоциациясе (РИРА) булып тора.

Конференция эшендә кайбер Европа регионнары делегацияләре, фән һәм технологик парклар, кече һәм урта эшмәкәрлек, инжиниринг үзәкләре вәкилләре катнаша. Россия ягыннан РИРАның 13 регион, федераль министрлыклар, Татарстан Республикасының министрлыклар һәм идарәлекләр, региональ инновацион инфраструктуралар, университетлар, үсеш институтлары объектларының җитәкчеләре катнаша.

«Минем уйлавымча, бу конференция бик кирәк, - дип сәламләү чыгышында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. – Кластерлы үсеш темасы безнең өчен бик актуаль һәм безгә Россия регионнарының һәм чит илләрнең бу юнәлештә тәҗрибәсен карау мөһим».

Пленар утырышта инновацион кластерларны булдыру тәҗрибәсе буенча докладлары белән кайбер РИРА регионнары һәм Европа илләре вәкилләре, чыгыш ясадылар. Чит ил компанияләре һәм бизнес оешмалар фән, мәгариф һәм уйлап табу, инновацион җитештерүләрне булдыруда кебек өлкәләрендә Россия партнерлары белән хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерделәр. Татарстан турында сөйләгәндә, инновацион проектлар үсеше өчен күп төрле мөмкинлекләр бар дип белдерелде.

Конференция барышында Татарстан Республикасының инновацион инфраструктурасы объектлары һәм Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының чит ил һәм Россия сәнәгый эшханәләр партнерлары өчен презентация планлаштырылган. Шул объектлар арасында ААҖ «КАМАЗ», ААҖ «Нижнекамскнефтехим», ААҗ «Нижнекамскшина», ААҖ «КИП «Мастер», МИЗ «Алабуга», Яр Чаллыда урнашкан «IT-парк». Бүген конференция кысаларында төрле темаларга түгәрәк өстәлләр һәм эшмәкәрләр очрашулары үтәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International