Ике көнлек визит кысаларында регион башлыгы Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов, Төркия Президенты Абдуллах Гюль белән очрашты, берничә эшлекле сөйләшүләрне үткәрде һәм Төркмәнстан чабыш аты бәйрәменә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Республиканың делегациясе составына Татарстан Республикасының Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасының Премьер-министрының урынбасары - Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин керделәр.
Татарстан эшханәләре җитәкчеләреннән Төркмәнстанга ААҖ «Татнефть» Генераль директоры Наиль Маганов, ААҖ «Нижнекамскнефтехим» Директорлар киңәшмәсе рәисе Владимир Бусыгин, ААҖ «КАМАЗ» Генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар килделәр.
Гурбангулы Бердымухамедов белән икеяклы очрашуда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов бу визитның Татарстан һәм Төркмәнстан арасында төрле өлкәләрдә алдагы мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәчәк дип ышанычлыгын белдерде. Яклар, шулай ук, Төркмәнстан делегациясенең Казанга визиты турында сөйләштеләр. Алар бу көннәрдә Татарстан башкаласында үтә торган «Казан – төрек дөньясының мәдәни башкаласы – 2014» программасының ачыш церемониясендә катнашачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте