Татарстан башлыгы Төркия Президенты Абдуллах Гүл белән очрашты

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга визиты кысаларында Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гүл белән очрашты.

Ашхабадта узган бу очрашуда Төркия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры Мәхмәт Мәхди Экер, Төркия Президенты администрациясенең генераль сәркатибе Мостафа Исән, Төркия чит илләр эшләре министры урынбасары Наҗи Кору, Төркия Республикасы парламенты әгъзасы Мостафа Капуҗу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия чит илләре катнашуы белән уртак эшмәкәрләр буенча Татарстан Республикасында беренче урында тора. «Алабуга» махсус икътисади зона территориясендә генә дә белдерелгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итә. Татарстан башлыгы ассызыклаганча, «Алабуга» территориясендә җитештерүләре урнашкан Төркия компанияләре Россия Федерациясенең Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов рәислеге астында чит ил инвестицияләре буенча Консультатив киңәшмәсе утырышында актив катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, 30 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Анталиягә бизнес-визит ясаячак, ә май азагында Төркиягә тагын бер визит планлаштырыла. Татарстан Төркия белән актив хезмәттәшлек итүен дәвам итергә телүен билгеләп, Төркия компанияләренең Татарстан Республикасы территориясендәге Иннополис һәм «СМАРТ Сити Казан» яңа масштаблы проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырлар дип Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдерде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International