Россиядә региональ инвестицион агентлыклар Ассоциациясе барлыкка килде

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

«Региональ агентлыклар ассоциациясе» махсус тиҗәрәт булмаган партнерлыкның эш юнәлешләре, составы һәм структурасы Россия Федерациясенең региональ үсеш министры Игорь Слюняев рәислегендә Мәскәүдә үткән Ассоциациянең беренче утырышы барышында билгеләнде.

Ассоциацияне булдыру инициативасы белән Россиянең региональ үсеш министрлыгы һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча региональ агентлыклар, үсеш корпорацияләре һәм WAIPA партнерлыгы белән бергә «Invest inRussia» Россия инвестицион агентлыгы булып торды.

«Региональ агентлыклар ассоциациясе» Россия Федерациясе субъектларында инвестицион агентлыклар арасында тәҗрибә белән алмашу һәм аралашу, шулай ук халыкара инвестицион берләшмәгә интеграция өчен платформа булып тора. Аның төп юнәлешләре арасында территорияләрнең инвестицион климаты турында материалларны язу, Россия регионнары һәм илнең инвестицион потенциалы, инвесторларга ярдәм итү буенча дәүләт программалары, инвестицияләр өчен Россия икътисадының приоритетлы өлкәләре, һәр регионда һәм секторларда инвестицияләү үзенчәлекләре турында мәгълүматны инвесторларга бирү булып тора.

Татарстан Республикасыннан «Региональ агентлыклар ассоциациясе» составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы керде. Ассоциациянең рәисе булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сайланды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International