Антальяда Татарстан-Төркия эшлекле форумы үтте

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясендә 100 дән артык Төркия бизнесменнары катнаштылар.

Антальяга Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең рәсми визиты кысаларында үткән форумны Анталья Сәүдә-сәнәгать пулатының Директорлар киңәшмәсе рәисе Четин Осман Будак ачты. Катнашучыларны сәламләгәндә, ул, Казанның Анталья белән 2002 елдан ахирәт булуы һәм Россия регионнары һәм Төркия сәүдә-сәнәгать пулатлары арасында 2006 елдан эшли торган килешүен билгеләп үтте.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркиянең актив хезмәттәшлеген ассызыклап, Татарстанның Анталья провинциясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Республика президенты Төркия эшмәкәрләренә инвесторлар өчен максималь уңай шартларны булдыруын билгеләде һәм аларны Татарстанга килергә чакырды.

Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сөйләде. Форум кысаларында, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис проектлары, МИЗ «Алабуга» һәм республиканың авыл хуҗалыгы комплексына инвестицияләр өчен кайбер юнәлешләрне тәкъдим итте. Татарстанның туристик сөйкемлелеге турында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. МИЗ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев Төркия эшмәкәрләренә махсус зонаның яңа административ-эшлекле үзәге төзелеше инвестицион проектын тәкъдим итте.

 

ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International