Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында VI Россия һәи ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2014 кысаларында тәкъдим ителәчәк инвестицион проектларны кабул итү башланды.
Россия һәи ИХО илләре хезмәттәшлегенең төп мәйданы – KazanSummit – Татарстан Республикасының башкаласында 2014 елның 5-6 июнендә үтәчәк. Һәр елны бу мәйданда иң үсеш алган мөселман илләреннән бизнес буенча инвесторлар һәм партнерлар очраша. 6 ел эчендә KazanSummit мәйданында Татарстан, Россия регионнары, БДБ илләре һәм башка чит илләрнең 400 дән артык инвестицион проектлары презентацияләнде.
KazanSummit 2014 өченТатарстан Республикасының инвестицион проектларны кабул итү регионның 8 приоритетлы үсеш юнәлешләренә карый: химия һәм нефтехимия сәнәгате; машина төзелеше һәм автокомпонентларны җитештерү; төзелеш һәм төзелеш материалларны җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү, IT-индустрия и телеаралашу; «хәләл» индустриясе; медицина һәм фармацевтика; хезмәт күрсәтү һәм туризм.
Бөтен тәкъдимнәрне караганнан соң, алардан 50 иң яхшы проект алыначак. Алар Халыкара икъади саммит мәйданында тәкъдим ителәчәк. KazanSummit мәйданында проектларның инициаторлары үзенең уйлаулары турында кызыксынган инвесторлар белән икеяклы очрашуларда тәкъдим итә алачаклар. Сайланган проектлар, шулай ук, саммитта һәр катнашучыга биреләчәк каталогына керәчәк.
Шунда катнашырга теләгән проектларның инициаторларга Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы сайтында булган форманы тутырырга һәм R.Mingazov@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тулы мәгълүмат һәм сораулар белән 570-40-01 телефоны буенча Инвестицион проектларны карау бүлеге рәисе Рустам Рамиль улы Мингазовка мөрәҗәгать итә аласыз.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте