КИП «Мастер» индустриаль паркы мәйданында төрле машиналар өчен инновацион йозак системалары өлкәсендә технологияләр базарында дөнья лидерының Kiekert AG заводы ачылды.
Тантаналы церемониядә Kiekert Вице-президенты Юрген Рудольф Пойлен, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Яр Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Фархад Латыпов, «Кикерт Рус» генераль директоры Александр Консон катнаштылар.
Юрген Пойлен сөйләгәнчә, Германия җитештерүчесенең 1200 патентлы эшләнмәләр бар һәм компания яңа технологияләр үсешенә һәрвакыт инвестицияли. Компаниянең заводлары Германия, Чехия, АКШ, Мексика, Кытай һәм Россиядә урнашкан. Анда 5000 нән артык эшче эшли. Kiekert AG клиентлары арасында 50 дән артык машина брендлары: Mercedes, Renoult/Nissan, Ford, Daimler, BMW, Fiat/Chrysler, General Motors. 2014 елда компаниянең тулы әйләнеше 650 млн. евродан артык булачак дип планлаштырыла. Kiekert AG машинаның запас частьләрен җитештерү базарында өлеше 18% тәшкил итә.
Дөнья лидеры Россиядә җитештерүен локализацияләү турында карарын 2012 елда кабул итте һәм бер үк вакытта берничә Россия регионнарын карады. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән актив эше барышында Kiekert Татарстан Республикасын, аеруча, КИП «Мастер» мәйданын сайлады.
«Зур ярдәмне Kiekert RUS проектын тормышка ашыруда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы күрсәтте, - дип Kiekert Башкарма вице-президенты Рудольф Пойлен билгеләде. – Агентлык белән эш иткәндә, без практик, бизнеска юнәлгән мөнәсәбәтне очраттык, алар безнең ихтыяҗларны тыңладылар, төрле вариантларны тәкъдим иттеләр».
Kiekert RUS җитештерү цехы буенча экскурсиядә билгеләгәнчә, җитештерүче линиянең күәте елга 1,5 млн. машина йозакларын җитештерергә рөхсәт итә. Завод 1500 квадрат метр мәйданда урнаша, җитештерүне ачу стадиясендә 30 эшче эшли. Хәзерге вакытка Kiekert RUS ГАЗ һәм Ford Sollers компанияләре белән эшли.
Kiekert RUS инвестицион проектын Татарстанда тормышка ашыру кыска вакытта үтте: эшләр 2013 елның октябрендә башланды, ә 2014 елның маенда инде җитештерү җибәрелде. Юрген Пойлен билгеләгәнчә, Kiekert RUS Россиядә җитештерүен локализацияләү буенча зур планнар бар һәм Татарстан Республикасында завод башка илләрдәге компанияләрнең уңышларын кабатлар дип өметләнде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте