Уртаклашуда: Россия базарының инвестицион сөйкемлелеге, регионны сайлау критерияләре, хөкүмәт һәм инвесторлар карашыннан чит ил һәм Россия инвестицияләрен җәлеп итү проблемалары.
Европа реконструкция һәм үсеш банкы (ЕРҮБ) эшлекле форумы еллык ЕРҮБ идарә итүче киңәшмәсе утырышы кысаларында үтә. Бу елда ул Варшава шәһәрендә үтә. Еллык ЕРҮБ идарә итүче киңәшмәсе утырышында һәм «Россия регионнарының инвестицион потенциалы» махсус сессиясе эшендә Россия буенча ЕРҮБ Идарә итүче директоры чакыруы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаша.
Россия базарының инвестицион сөйкемлелеге, регионны сайлау критерияләре, хөкүмәт һәм инвесторлар карашыннан чит ил һәм Россия инвестицияләрен җәлеп итү проблемалары буенча уртаклашудан башка катнашучылар инвестицион климатны яхшырту буенча федераль хөкүмәт һәм Россия регионнарының приоритетлары буенча уртаклашачаклар.
Сессиядә инвесторларны җәлеп итү механизмнарын куллану эффективлыгы турында да сөйләшәчәкләр: салым өстенлекләре, «бер» тәрәзә режимы, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданнарының үсеше, инвестицияләрне җәлеп итү буенча регионнарда структураларны булдыру. Инвестицияләрне җәлеп итү буенча лидерларның берсе булган Татарстан инвесторлар белән эш итү тәҗрибәсе, инвестицияләрне җәлеп итү практикасы һәм республика территориясендә үзенең проектларын тормышка ашыра торган чит ил компанияләрнең отышлы тарихын тәкъдим итәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте