WAIPA штаб-квартирасы Женевадан Истанбул шәһәренә күчте

2014 елның 16 мае, җомга

Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясенең (WAIPA) төп офисын күчерү буенча сайлау WAIPA Халыкара инвестицион конференциясенең Генераль ассамблеясы утырышы барышында үтте.

Штаб-квартираның урынын алмашу турында тәкъдим Кейптаун шәһәрендә 2014 елның 23-24 гыйнварендә үткән WAIPA Җитәкләүче комитеты утырышында барлыкка килде.

Кейптаунда үткән эшлекле очрашуында 2013 ел буенча оешманың эш нәтиҗәләре, 2014 елда үтәчәк чаралар һәм конференцияләр кысаларында WAIPA алга таба мавыктыру стратегиясе, бу елда оешманың эш планы һәм аның 2015 елда үсеш перспективалары каралды. WAIPA яңа стратегиясе девизы «Алга таба бару!» булып тора.

Төркия, WAIPA яңа үзәк офисы булып, дөньяның иң зур икътисадларының берсе һәм туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча беренче булып тора.  WAIPA Президенты Төркиянең премьер-министр карамагындагы инвестицияләрне җәлеп итү һәм ярдәм итү буенча агентлыгы (ISPAT) башлыгы Илькер Айджи булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International