«Invest in Russia» һәм Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды

2014 елның 16 мае, җомга

Кул кую церемониясе WAIPA (WAIPA World Investment Conference) Бөтендөнья инвестицион конференциясе кысаларында Стамбулда үтте.

Меморандум Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы, «Invest in Russia» Россия инвестицион агентлыгы һәм Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) арасында хезмәттәшлек турында була. Документ астына Россиянең региональ үсеш министры Игорь Слюняев, WAIPA Президенты Илькер Айджи, «Invest in Russia» башлыгы Юрий Спиридонов һәм WAIPA  Башкарма директоры Карлос Бронзатто кул куйдылар.

Меморандум Россия Федерациясе субъектларының иҗтимагый-икътисади үсеше, инвестицион эшчәнлек өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтү максатында кул куелды. Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы һәм WAIPA хезмәттәшлек нәтиҗәләренә регуляр бәя бирергә һәм алга таба үсеш буенча тәкъдимнәрне булдыру буенча килештеләр. Кирәк булганда хезмәттәшлек сораулары буенча белгечләр сөйләшүләрне үткәрәчәкләр.

Меморандум текстында Россия Федерациясенең халыкара инвестицион оешмалар белән мөнәсәбәтләр үсеше илнең халыкара танылуын һәм аның инвестицион сөйкемлелеген арттыруның ныгыту элементларыннан берсе булып тора.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International