Визит кысаларында Рөстәм Миңнехановка үсеш зонасында урнашкан программалар белән тәэмин итү яңа һәм югары технологияле технопарк - software-парк «Шанхай-Пудун»ны тәкъдим иттеләр.
Технопаркның мәйданы 580 мең квадрат метр, анда ИТ-компанияләренең 38 мең эшчесе эшли. 1391 резидент, аларның 562 технопаркта урын алалар. 2013 елда технопарк 55,2 млрд. юань (9,2 млрд. доллар) китерде.
Зона вәкилләре билгеләгәнчә, Шанхайда югары яшәү хакы һәм хезмәт хакының югры дәрәҗәсе МИЗ җитәкчелегенә компанияләр-резидентлар өчен төрле өстенлекләр бирергә мәҗбүр итә. Шулай итеп, Кытай хөкүмәте стартаплар өчен ареендага түләве өчен өлешчә бирә.
Технопаркта HTC, Qualcomm, Texas Instruments кебек электроника җитештерүчеләренең уйлап табу үзәкләре һәм җитештерү урыннары бар.
Белешмә
«Чжанцзян» махсус икътисади зонасы 1992 елда Шанхайның эшлекле районы – Пудун үзәгендә барлыкка килде. Зонаның мәйданы - 79,7 кв.км, бүген монда 320 мең кеше эшли, аларның күбесе – яшьләр. 2013 елда зонаның компанияләр-резидентлар 480 млрд. юань (80 млрд. доллар) алдылар, ә салымнар саны 25 млрд. юань (4,2 млрд. доллар) тәшкил итте.
Зонаның иң эре юнәлеше ИТ-технологияләр булып тора – Чжанцзянга Шанхайда интеграль микросхемалар җитештерүендә ярты инвестицияләр һәм бу өлкәнең ярты табышы керә. Икенче өлкә - фармацевтика – 2013 елда фармацевтик компанияләрнең табышы 40,7 млрд. юань (6,6 млрд. доллар) тәшкил итте. Мультимедиа күңел ачу белән бәйләнгән индустрия 2013 елда зонага 25 млрд. юань табыш китерде.
Зона үсешенең перспектив юнәлншләре «яшел» энергетик технологияләр булып тора. Шулай ук, «Чжанцзян»да СОМАС авиатөзелеш корпорациясенең уйлап табу үзәге урнашкан. Анда перспектив авиалайнерлар проектлары барлыкка килә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте