Яклар Татарстан һәм Шаньдун провинциясенең хезмәттәшлек үсеше юнәлешләре буенча уртаклаштылар.
Татарстан Республикасының Президенты Циндао шәһәренең партия комитетының беренче сәркатибы - Шаньдун провинциясенең партия комитетының әгъзасы Ли Цюнь әфәнде белән очрашуда, шулай ук, Халыкара сораулар буенча Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ААҖ «Ак Барс Банк» рәисе беренче урынбасары Зуфар Гараев, МИЗ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев катнаштылар.
Ли Цюнь, өй өчен техник җиһазлрны чыгаручы Haier компаниясенең заводы Циндаода урнашканың билгеләп, шәһәрнең икътисады турында сөйләде. Шәһәрдә, шулай ук, югары тизлекле тимер юллар өчен поездлар чыгарыла, банк секторы үсеш алган. Беренче сәркатиб Татарстан белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүдә әзерлеге турынд белдерде.
Татарстан Президенты, Россия һәм Кытай лидерлары арасында сөйләшүләрдә катнашу турында билгеләп, ил башлыгының икеяклы хезмәттәшлекне үстерү һәм яңа контактларны булдыруга юнәлгән дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең зур потенциалын гына түгел, әмма аның туризмда булган мөмкинлекләрен билгеләде. Яклар, шулай ук, Татарстанда Haier компаниясенең проектын тормышка ашыру сораулары турында сөйләштеләр.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте