Татарстан Республикасының делегациясе Циндао шәһәрендә Haier компаниясе заводын карады

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Дөньяда өй өчен техник җиһазларны җитештерү буенча иң зур компаниянең заводына һәм штаб-квартирасын карау Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе делегациясенең составында Кытайга визиты кысаларында үтте.

Татарстан башлыгы белән бергә Циндаодагы Haier компаниясен Халыкара сораулар буенча Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, КИП «Мастер» Генераль директоры Мксим Стеблов, МИЗ «Алабуга» Генераль директоры Тимур Шагивалеев карадылар.

Haier заводында делегация төрле детальләр өчен пресс формалар чыгару буенча линиясен карадылар. Компаниянең штаб-квартирасында Татарстан Республикасы вәкилләренә «акыллы өй» форматында шоу-рум экскурсиясен үткәрделәр. Монда ук кунаклрга 1984 елдан башлап хәзерге көннәргә кадәр бизнес үсеше турында сөйләделәр.

Очрашуда Татарстанда Haier компаниясенең проектын тормышка ашыру сораулары турында сөйләштеләр. Кытай компаниясенең КИП «Мастер» территориясендә суыткычларны җитештерүен урнаштыру турында килешүгә кул кую 2014 елның мартында «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумының Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе кысаларында үтте.

Haier Директорлар киңәшмәсе рәисе урынбасары Лянь Хайшань Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәндә, Россия һәм БДБ илләре стратегик базарлар булып тора һәм Татарстанда заводны ачу компания өчен мөһим адым булачак: эшханә продукцияне Россия, БДБ илләре һәм хәтта Кынчыгыш Европага китерәчәк. Россиядә компания җитештерүне генә түгел, әмма уйлап табу үзәген ачырга планлаштыра.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International