Санкт-Петербургта XVIII Петербург халыкара икътисади форумы ачылды

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

22-24 майда үтәчәк форум эшендә Россия Федерациясенең Президенты Владимир Путин катнашачак.

Эш визиты белән XVIII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика делегациясе составында – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.

Форум темасы – «Үзгәрүләр гасырында ышнычны ныгыту». Программасы 5 төп тематик юнәлешләр буенча төзелгән: «Глобаль бизнес лидерлары саммиты», «Үсешне стимульләштерү өчен хәтәрләр белән идарә итү», «Россиянең конкурентлы потенциалын үстерү», «Алдан баручы технологияләр белән идарә итү һәм үзгәрешләргә җайлашу», «Лидерлар белән очрашу: киләчәкне билгели торган сөйләшүләр».

Форумда 150 эре дөнья һәм 450 алда бручы Россия компанияләре башлыклары, 62 илдән 100 дән артык делегация катнашачак дип планлаштырыла. Анда 6,5 мең кеше, алардан 1,5 меңе – журналистлар катнашачак.

Татарстан Республикасының делегациясе «Россияне тоташтырганда: Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрален төзелешенә инвестицияләрнең нигезләү хаклы һәм технологик аудиты нәтиҗәләре» сессиясендә катнашачак. Моннан башка Рөстәм Миңнеханов форумда берничә эш очрашуларын, алар арасында PwC, IBM, «Метро АГ» компанияләре вәкилләре белән үткәрергә планлаштырыла.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International