На ПМЭФ-2014 прошли деловые встречи делегации Республики Татарстан с международными компаниями

2014 елның 23 мае, җомга

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында регион делегациясе General Electric, IBM, Renaissance Holding, «Группа Сумма», Air Liquide, «Метро АГ» компанияләре белән очрашты.

Бизнес вәкилләре белән сөйләшүләрдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча югары вице-президенты Бруно Ди Лео белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов яңа проектлар буенча хезмәттәшлек турында уртаклаштылар. Мәсәлән, глобаль логистика үзәген ачу буенча компания эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Бруно Ди Лео билгеләгәнчә, шундый үзәк 2014 ел буенча Лаеш районында ачылачак. IBM компаниясе республиканың эшханәләре һәм сәнәгый компанияләрнең ихтыяҗларын тәэмин итүче консалтинг хезмәтләре буенча үзәкне Татарстанда ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Төрле өлкәләрдә аралашу вариантлары турында Татарстан Республикасы Президентының «Ренессанс» холдингы рәисе Эрман Ылыджак белән очрашу барышында сөйләштеләр. Регион башлыгы ассызыклаганча, Татарстан холдинг белән хезмәттәшлеккә әзер. Холдингта инвестицияләр, төзелеш, энергетика өлкәсендә күп проектларны тормышка ашыруда отышлы тәҗрибәсе бар.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, «Группа Сумма» компаниясе директорлар киңәшмәсе рәисе Зиявудин Магомедов белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге төзелеше проектында катнашу сораулары буенча уртаклаштылар.

Air Liquide компаниясенең баш вице-президенты Жан-Пьер Дюприйе һәм Татарстан Республикасының Президенты Татарстанда Air Liquide тормышка ашыра торган проектлар турында сөйләштеләр. Жан-Пьер Дюприйе сөйләгәнчә, хәзерге моментка компания регионда тагын бер бердәм проектны уйлап таба – ул сәламәтлек саклау өлкәсендә тормышка ашырыла һәм медицина оешмаларына һәм хастаханәләргә кислород белән тәэмин итүне уйланыла.

«Метро АГ» компаниясе рәисе Олаф Кох Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанда үзенең биредә булуын киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. «Метро АГ» җитәкчелеге регионда булуын киңәйтү мөмкинлеген карый, алар арасында «Кэш энд Керри» яңа кибетләрен ачу булып тора. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов югары сатып алу сәләте булган шәһәрләрдә, мәсәлән, Татарстанның нефть башкаласы – Әлмәттә яңа сәүдә кибетләрен ачу.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International