Татарстан Республикасы Россия регионнары арасында иң югары инвестицион сөйкемлелек рейтингын алган регионнар группасына керде.
Бу турында Россия Федерациясенең субъектларында инвестицион климаты хәле Милли рейтингы нәтиҗәләренә багышланган XVIII Халыкара Петербург икътисади форумында булган панель сессиясе барышында тикшеренүне оештыручылар сөйләде.
Искә төшерик, рейтингны булдыруда Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), ВЦИОМ һәм The Boston Consulting Group катнаштылар. Барлыгы 7 мең эшмәкәрләр сорауда катнашты.
Рейтинг бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча бөтен дәрәҗәләр хөкүмәте эффективлыгын һәм 54 күрсәткеч буенча бизнестан көтүләрне билгеләү турында булды. Аларның иң мөһиме – тәртипкә салу тирәлеге (рөхсәтләрне бирү вакыты), инфраструктура һәм чимал (юллар һәм җир чималлары сыйфаты), эшмәкәрлеккә ярдәм итү.
Барлыгы инвестицион климат хәле рейтингында 21 “пилот” субъектлары катнашты. 2015 елдан билгеләү системасына бөтен 85 регионнары керәчәк. Татарстан Республикасы, мәсәлән, иң югары инвестицион сөйкемлелек күрсәтечләре белән регион группасына керде. Шулар арасында Калуга, Ульяновск, Красноярск һәм Кострома өлкәләре бар.
ТР Президентының матбугат хезмәте