Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында регион делегациясе сәфәренең төп максаты Мерсин шәһәрендә 30 майда үтәчәк Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнашу булып тора.
Татарстан Республикасының Президенты белән бергә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – сәүдә һәм сәнәгать министры Равиль Зарипов, халыкара һәм тышкы эшләр сораулары буенча Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, туризм буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев килде.
Делегация составына, шулай ук, республиканың муниципаль районнарның башлыклары керде: Нижнекамск муниципаль районы башлыгы – шәһәр мэры Айдар Метшин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин, Тюлячи муниципаль районы башлыгы Ильдус Зарипов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров керде.
Төркия Республикасына визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Хаджы Сабанджы Адана» (Адана шәһәре) сәнәгать зонасы, «Кастамону Энтегре» компанияләренең җитештерү мәйданнары, «Огуз текстиль», шулай ук, Төркия бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәрәчәк. Татарстан Республикасы Президенты, шулай ук, Тарсус шәһәрен карачак. Анда ул «Азнакаево» шәһәр паркын карачак, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куячак. Моннан башка «Шишеджам» декоратив пыяла фабрикасын карау, «Чукурова Макина» һәм «Колуман» Төркия компанияләренең эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.
ТР Президентының матбугат хезмәтеннән