Шундый белдерү белән Мерсин шәһәрендә Татарстан-Төркия Урта-диңгез сәүдә-икътисади форумы вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Республика башлыгы үзенең чыгышында Төркия җитәкчелеген регионара хезмәттәшлек үсешенә бүленгән игътибар өчен рәхмәтләде. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Төркия Татарстан территориясендә булган чит ил капиталы белән эшханәләр саны буенча беренче урынны ала. Шундый компанияләр республикада барлыгы 278 бар. Ул шулай ук бу елда МИЗ «Алабуга» территориясендә берничә Төркия заводларының ачышы турында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Төрия белән аралашуның югары дәрәҗәсе яхшы, әмма зур икътисади потенциалны да эффектив кулланырга кирәк.
«Татарстан – сәнәгый үсеш алган һәм инвестицион сөйкемлелек буенча Россиянең иң алда баручы регионнарның берсе булып тора, - дип Татарстан Президенты әйтте. – Россия базары үсә һәм без Төркия бизнесының эре Россия базарына чыгу өчен Татарстанны беренче мәйдан булып сайлауда кызыксынабыз. Без моның өчен бөтен шартларны булдырырга тырышабыз».
Эшлекле форумда катнашучылары алдында, шулай ук, Төркиянең икътисад министры Нихата Зейбекчи, Төркиянең Пулатлар киңәшмәсе һәм сәүдә биржасы вәкиле Шахин Бильгич, Мерсин шәһәренең Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шарафетдин Ашут, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – сәүдә һәм сәнәгатъ министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, МИЗ «Алабуга» генераль директоры Тимур Шагивалеев һәм башкалар чыгыш ясадылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте