KazanSummit 2014 кә кадәр өч көн калды!

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының башкаласында 5-6 июньдә үтәчәк VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) программасы бүген KazanSummit Оештыручы комитеты рәисе, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәчесе Линар Якупов катнашуы белән Татмедиада үткән пресс-конференциядә тәкъдим ителде.

Регион матбугат хезмәте журналистлары белән очрашуда алдагы саммитның төп чаралары каралды: Стратегик форум – төп темасы азык куркынычсызлыгы, Татарстан-Эмират эшлекле форумы, Татарстан Республикасының инвесторлар клубы, Беренче Казан урбанистик форумы, регионның бердәм брендын алга таба мавыктыру буенча түгәрәк өстәлләр, Халыара сәүдә форумы, В2В очрашулар.

Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) белән бергә саммит мәйданында туры чит ил инвестицияләре һәм аларны җәлеп итүдә иң яхшы тәҗрибәләре буенча махсус сессия үтәчәк. Гадәттәгечә Россия һәм ИХО илләренең парламентарияләр очрашуы һәм ислам икътисады һәм финанслар буенча конференцияүтәчәк.

KazanSummit 2014 хөрмәтле кунаклары арасында: БГЭ Икътисад министры Султан Саед Мухаммед аль Мансури; WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто; Сәүдә министры Джибути Ахмед Хассан; Төркия Европа берләшмәсе эшләре буенча министры Мевлют Чавушоглу; Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус эшләр буенча илче Константин Шувалов; РФ Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары Илья Умаханов; Малайзия, Индонезия, Куба, Алжир, Катар һәм башка илләр илчеләре.

Тулы программа һәм катнашучылар исемлеге www.kazansummit.ru сайтында бар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International