Кул кую церемониясе Мәскәкүдә үткән югары дәрәҗәле Х Россия-Венесуэла Хөкүмәтара комиссиясе утырышы кысаларында үтте.
Килешү шартлары буенча Венесуэла министрлыгы 60 көн эчендә Татарстанга дарулар, медицина инструментлары, материаллар һәм башка җиһазлар буенча махсус белгечләрне җибәрәчәк.
Алар Татарстанның медицина өләсендәге эшханәләрне һәм продукциясе, республика территориясендә Венесуэла сәламәтлек саклау милли дәүләт системасы мохтаҗлары өчен эре дәүләт заказларын урнаштыру мөмкинлеген карачаклар.
Югары дәрәҗәле Х Россия-Венесуэла Хөкүмәтара комиссиясендә Татарстан Республикасының экспорт корпорациясенең катнашуы һәм ният килешүенә кул кую Россия Федерациясендә Венесуэла илчелеге, Венесуэла сәламәтлек саклау министрлыгы, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе күп әзерләнү эшләрен үткәрделәр. Венесуэла сәламәтлек саклау министры урынбасары, Доктор Карлос Альварадо, ААҖ «Җитештерү-техник берләшмә «Медтехника», ЯАҖ «Здравмедтех-Поволжье», ААҖ «Эйдос-Медицина», ҖЧҖ «Татхимфармпрепараты», ҖЧҖ «Казан медико-инструменталь заводы» кебек Татарстан эшханәлере продукциясе белән танышты.
Венесуэланың мәрхүм президенты Уго Рафаэль Чавес Фриас халыкка яхшы сыйфатлы медик хезмәт күрсәтү максатында Милли сәламәтле саклау дәүләт системасына нигезләр салды. Шул юнәлешне хәзерге президент Николасом Мадуро да алып бара.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе үз чиратында Венесуэла студентларын республиканың югары белем уку йортларына җәлеп итү, суыткычларны Венесуэла балык тоту хуҗалыкларына сату, Венесуэла авыл хуҗалыгында наноструктур һәм нанокмпозитлы материалларны куллану, нефть белән пычранган җирне рекультивацияләү, хайванчылык һәм ветеринария буенча эш алып бара.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте