Ильяс Умаханов: «Ислам дөньясының инвестицион байлыкларын Россия регоиннарында проектларны тормышка ашыруга юнәлтергә мөмкин»

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

KazanSummit 2014 аңлатмаларында Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары сүзләре буенча, еллык Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты Россия регионнарының ислам дөньясының халыкара оешмалар һәм илләре белән хезмәттәшлекнең төрле форматлары үсеше өчен мәйдан булды.

Федерация Киңәшмәсе ярдәмендә KazanSummit 2012 елдан үтә. KazanSummit кысаларында өченче елны Россия һәм ИХО илләренең парламентарияләренең консультатив очрашуы үтәчәк. Уртаклашу өчен төп темалар арасында ислам икътисады һәи финанслар, технологияләр һәм инновацияләр бар.

«Узган елда KazanSummit мәйданында шәһәр төзелеше, «акыллы» шәһәрләр төзүнең заманча казанышларын куллану тәҗрибәсе буенча актив сөйләштеләр, - дип Федерация Киңәшмәсе рәисе урынбасары билгеләде. – Үзенең алда баручы казанышлары белән Казан Россиянең инновацион башкаласы роленә тагын да күбрәк дәгъвалый. Соңгы вакытта Татарстанда ике яңа инвестицион мәйданнар барлыка килә: Иннополис IT-шәһәре һәм «СМАРТ Сити Казан» технополисы.

Хезмәттәшлек юнәлешләре арасында Ильяс Умаханов икътисад, мәдәният һәм белем алуны билгеләде. «Бөтен бу өлкәләрдә зур потенциал бар. KazanSummit шул потенциалны ачырга һәм проектларга тормышка ашырырга ярдәм итә».

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International