Рөстәм Миңнеханов һәм БГЭ икътисад министры Султан бин Саид аль-Мансури алдагы үзара табышлы хезмәттәшлек сораулары буенча уртаклаштылар.
Республика Президенты ассызыклаганча, БГЭ хезмәттәшлекне үстерү өчен иң перспектив илләрнең берсе булып тора, Татарстан соңгы дүрт елда Дубаида үтә торган Еллык инвестицион форумда актив катнаша. Ул, шулай ук, Татарстанның гарәп вәкилләре эшләгән тәҗрибәсен дә алалар дип билгеләде.
«Россия һәм БГЭ мөнәсәбәтләре бүген тиз үсә һәм безнең регион монда атнашырга тели, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. – ИХО илләре белән аралашу безнең регион өчен мөһим бурыч булып тора».
Очрашу барышында гарәп ягына МИЗ «Алабуга» – аның эшчәнлеге турында Тимур Шагивалеев сөйләде, «СМАРТ Сити Казан» технополисы проекты һәм МИЗ «Иннополис» – аларның презентацияләре белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясады – тәкъдим ителде.
Султан Саед Мухаммед аль-Мансури, үз чиратында, Татарстанның Россия регионы буларак үсеш дәрәҗәсе бик югары дип билгеләде. Ул, шулай у, Россия һәм БГЭ ның мөнәсәбәтләрен дус һәм тугандәш дип әйтте. Султан Саед Мухаммед аль-Мансури билгеләгәнчә, БГЭ Татарстан белән төрле юнәлешләрдә, аеруча туризм һәм туристи агымны арттыру буенча тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер дип билгеләде. Аның сүзләре буенча, рәсми очрашулар вакытында елга бер тапкыр гына түгел, әмма аерым юнәлешләр, шулай ук бизнес-оешмалар белән аралашуны төзергә мөһим.
«Татарстанга визиты буенча җитәкчелеккә минем чыгышым тулы булачак, - дип министр ассызыклады. – Без белем, медицина һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә алабыз. Шулай ук икътисадның төрле өлкәләре вәкилләре катнашуы белән делегацияләр визитын оештыру да мөмкин. БГЭ Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлегенә ачык».
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте