Стратегик форумда Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм X5 Retail Group компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2014 елның 6 июне, җомга

KazanSummit 2014 тә Татарстан Республикасының Президенты янында Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Россиядә X5 Retail Group сәүдә компаниясенең Башкарма директоры документ астына кул куйдылар.

Кул кую церемониясе VI Россия һәм ИХО илләренең Халыара икътисади саммитының төп ваыйгаларның берсе – Стратегик форумны тәмамлады.

Документ Россия регионнарында компаниянең кибетләренә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен китерү турында булды. Татарстан Республикасының Президенты сөйләшүләр барышында регионның X5 Retail Group компаниясе белән алдагы хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләде. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы территориясендә урнашачак компаниянең бүлү үзәген төзү проекты турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов халыка яраклы булган «бер адым йөрерлек» кибетләр форматында сәүдә пунктларын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Республика бердәм проектларны тормыша ашыруда компаниягә ярдәм итергә әзер дип билгеләнде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International