VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитының тәмамлаучы чарасында үзенең катнашуы турында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән KazanSummit 2014 мәйданында үткән очрашуда белдерделәр.
Регион башлыгы белән очрашуда Россия Федерациясендә Сауд Гәрабстаны, Судан, Тунис, Алжир, Ирак, Катар, Бахрейн, Индонезия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Эмиратлары, Куба һәм Египет илчеләре катнаштылар.
«Сезнең катнашуыгыз Халыкара икътисади саммитка зур мөһимлек бирә, - дип сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләде. – KazanSummit бүген – Россиянең ислам дөньясы белән якынайту мәйданы булып тора».
Татарстан Республикасының Президенты билгеләгәнчә, бу очрашу илчеләр белән беренче түгел, яхшы контактлар урнаштырылды, аерым проектлар булдырыла. Шундый очрашулар һәрвакыт безнең үзара табышлы мөнәсәбәтләргә тәэсир итә һәм регион дәрәҗәсендә Россия һәм ИХО илләренең мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә.
Очрашуда катнашучылар саммитның динамик үсүен билгеләделәр. Татарстанга визит Россия регионнарының берсе мәдәнияте, теле һәм гадәтләре белән танышу мөмкинлеге булып тора. Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчеләр контактлар, илләр арасында мәдәни, белем һәм икътисади дәрәҗәләрдә мөнәсәбәтләрне алдагы үстерүдә кызыксынуларын белдерделәр.
Аерым хезмәттәшлек тәкъдимнәре белән Сауд Гарәбстаны, Аравия, Тунис, Малайзия, Катар, Индонезия илчеләре чыгыш ясадылар. Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитының тәмамлаучы чарасында – Лаеш районында үтәчә Сабантуй милли бәйрәмендә катнашырга чакырды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте