Минтимер Шаймиев һәм Сауд Абдулла Аль Махмудның очрашуы Катар делегациясенең VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитына – KazanSummit 2014 визиты кысаларында үтте. Сауд Абдулла Аль Махмуд белән бергә очрашуда Катар икътисад һәм тиҗәрәт министрының урынбасары Султан Аль Хатер катнашты.
KazanSummit 2014 тә катнашу тәэсирләре турында сөйләгәндә, чараның югары дәрәҗәдәге булуы билгеләнде. Чара Россия Федерациясе һәм Катар арасында яңа хезмәттәшлек юнәлешләрен ача, Татарстан белән аралашуны ныгыта дип билгеләделәр.
«Монда Сез зур хезмәт күрсәттегез, - дип Сауд Абдулла Аль Махмуд ассызыклады. – Без республика яңа җитәкчелегенең икътисадта гына түгел, әмма фән һәм мәдәни өлкәләрдә икеяклы мөнәсәбәтләрне үстереп, Сезнең сәясәтегезне дәвам итүгә шат».
Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе РФ Президенты Владимир Путин башлыгында делегациясе составында 2007 елда Катарга визиты турында тәэсирләрен сөйләде.
«Шул вакытта Катар һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде», - дип Минтимер Шаймиев әйтте.
Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек перспективалары, мәсәлән, мәдәният, белем һәм туризм өлкәсендә контактларны киңәйтү сораулары турында уртаклаштылар. Кунаклар үз иленең иң танылган музее – Ислам сәнгате музее турында сөйләделәр. Минтимер Шаймиев аларны Болгар шәһәрен һәм аның музеен карарга чакырды. «Татарстанның мәдәни мирасы: Болгар шәһәре һәм Зөя шәһәр-утравы» проекты һәм «Тергезү» республика фонды эшчәнлеге турында Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе, фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова тәкъдим итте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте