VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2014) кысаларында үткән түгәрәк өстәлендә үсешнең төрле яклы чыганагы рәвешендә бердәм регион бренды турында уртаклаштылар.
Сөйләшүдә территорияләрнең брендын булдыруда эшләүчеләр катнашты һәм үзләренең компанияләре тәҗрибәсе, шулай ук Татарстан брендының отышлы булуы турында белдерделәр. Чараның модераторы Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов булды. Спикерлар составына Brandflight Генераль директоры Сергей Митрофанов, РГУТиС фәнни эшчәсе Татьяна Кривошеева, StasMarketing группасының партнеры Андрей Стась, АГТ коммуникацион агентлыгының стратегик үсеше буенча директоры Владислав Шулаев һәм АНКОР холдингының директорлар киңәшмәсе рәисе Павел Игнатьев керде.
Чарада брендны булдыру функцияләре – аның икътисади я җәмгыяви булуы турында сөйләштеләр. Территорияләрне брендлау инициативасы белән күп Россия шәһәрләре чыгалар, әмма кайберләре генә аны тормышка ашыра алалар дип билгеләнде. Территорияләрне алга таба мавыктыру векторлары билгеләнде – инвестицион, туристик, җәмгыяви, җитәкләүче һәм кулланучылар өчен.
Павел Игнатьев билгеләгәнчә, эшкә алучыларның регион брендын булдыруга игътибар итергә кирәк. Шулай ук туризм өлкәсе һәм мәдәниятнең роле, аеруча – тәэсир һәм күңелдәге эзне формалаштыру мөһим булып тора дип Татьяна Кривошеева үз презентациясендә билгеләде.
Территорияләр брендлавының практик ягы Мурманск һәм Якутия шәһәрләре буенча каралды. Сергей Митрофанов катнашучыларда аларның беренче булып кайсы шәһәргә барырга теләгәнен сорады. Җавапларны тыңлагач, ул Татарстанның бренды турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, Татарстан башка Россия регионнарыннан аерыла һәм аның брендын булдыруда беркем да кабатлый алмый.
«Беркем дә Татарстанда яшәүчеләрнең уникальлеген ала алмый, чөнки республикада төрле милләтләр яши, - дип билгеләде. – Мәсәлән, Казанда бер урамда чиркәү һәм мәчетне күрергә мөмкин. Кешеләр – территорияләрнең брендын алга таба мавыктыруда уңышлы өлеше».
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте