Карлос Бронзатто: «Алга таба мавыктыру буенча эш актив булса, инвесторлар да күбрәк булачак»

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Башкарма директоры Карлос Бронзатто VI Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммитында хөрмәтле кунак булды һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча иң яхшы тәҗрибәләр сессиясендә чыгыш ясады.

Үсеш институтлары сессиясендә Татарстан, Марий Эл, Ульяновск, Калининград, Алтай үсеш корпрацияләре һәм Инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыклар вәкилләре катнашуы белән инвестицион бренд һәм ил, регионның потенциалын алга таба мавыктыру, реклама һәм мәгълүмати кампанияләр үткәрү сораулары каралды.

Бронзатто әфәнде, мәсәлән, зур масштаблы PR-кампанияне үткәрү күп акча таләп итә дип ассызыклады.

Кунак, шулай ук, илдә һәм дөньяда яңалыкларны мәгълүмати мониторинглау, алда баручы икътисади һәм финанс оешмаларның хезмәтләрен анализлау, матбугат хезмәтләре белән хезмәттәшлеге мөһимлеге турында белдерде. Карлос Бронзатто максатлы алга таба мавыктыру турында да сөйләде. Ул вакытта мәгълүмат бөтен кешеләргә түгел, аерым кешеләр санына исәпләнгән.

«Һәм сез шул мәгълүмати ташкынга нәрсә кертергә теләгәнен аңларга тиеш, - дип Карлос Бронзатто белдерде. – Монда регионның нык яклары, аның мөмкинлекләре, географик урын, мәйданнар, үсешнең приоритетлы өлкәләре, кластерлар анализы була ала».

Спикер сөйләгәнчә, Төркия, Бразилия һәм Британия инвестицион алга таба җәлеп итү өлкәсендә үзләрен беренче итеп күрсәттеләр. Татарстан, инвестицион мөмкинлекләрне алга таба мавыктыру һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча эшенә берничә ел элек кушуына карамастан, ул хәзер, Бронзатто әфәнде билгеләгәнчә, «актив эшли һәм халыкара агентлыкларны тиз куып җитә».

«Алга таба мавыктыру буенча эш актив булса, инвесторлар да күбрәк булачак», - дип Карлос Бронзатто ассызыклады.

Россия регионнарыннан агентлыклар вәкилләре сессия кысаларында үзенең планнары һәм тормышка ашырылган мәйданнары турында сөйләделәр. Ульяновск, мәсәлән, регионның сәнәгый мәйданы һәм инвесторныд салым өстенлекләре турында сөйләде.

Алтай Россия субъектының инвестицион эшчәнлеге стандарты, бер тәрәзә регламентын кертү барышы турында мәгълүмат белән уртаклашты. Алтай вәкиле сөйлгәнчә, регионда эре компанияләр юк, әмма халыкара компанияләр белән аралашу тәҗрибәсе бар дип белдерде. Бер компаниягә регионкирәк булган инфраструктураны бирә алмады: комапниядә чистарту корылмалары буенча зур таләпләр булды. Моннан башка, бүген Алтай регионында шәхси һәм дәүләт сәнәгый парларны булдыру буенча эш алып барыла дип билгеләнде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International