Татарстан делегациясе Лионга эш визиты белән килде

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов башлыгында республика вәкилләренең Франциянең Рона-Альпы регионының башкаласына визиты кысаларында Лионның Сәүдә-сәнәгать пулаты җитәкчелеге белән очрашу, Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын эшлекле форумда презентацияләү, шулай ук Лионның технологик паркы һәм Renault Trucks двигательләре заводын карау үтте.

Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Икътисад министры Мидхат Шагиахметов, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрының Беренче урынбасары Руслан Кабиров, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Шамиль Агеев, МИЗ «Иннополис» Генераль директоры Игорь Носов керде.

Лионның Сәүдә-сәнәгать пулаты, Франциянең эшханәләр ассоциациясе, Рона-Альпы регионының кече һәм урта бизнес конфедерациясе җитәкчелеге, шулай ук регионның бизнесменнары белән очрашуда Россия- Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция регионы белән хезмәттәшлек үсү сораулары буенча уртаклаштылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Франциягә визиты кысаларында ул Россиянең бер субъектын гына түгел, әмма 14 инновацион регионнарын да күрсәтә (Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе киңәшмәсе рәисе буларак).

Татарстан Республикасының Президенты билгеләгәнчә, регионның Франция вәкилләренең инновацион инфраструктурасын өйрәнү һәм Франциягә республика студентларын укырга җибәрү юнәлеше хезмәттәшлегендә зур кызыксыну бар. Республика башлыгы алдында Лионның Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Моннан башка, очрашу һәм эш форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясе үтте.

Рона-Альпы һәм Татарстан регионнары арасында эш мөнәсәбәтләре, аларның илләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуда роле турында Рөстәм Миңнехановның Рона-Альпы Региональ Киңәшмәсе Президенты Жан-Жак Кейран белән очрашуда сөйләштеләр. Яклар, шулай ук, инновация һәм инженерия өлкәсендә хезмәттәшлек, Татарстан һәм Франция регионы арасында бизнес-делегацияләре белән алмашу сораулары турында уртаклаштылар.

Лион бистәсендә Татарстан делегациясе «акыллы өй» проекты белән танышты. Мәйданны карау барышында Татарстан Президенты заманча материалларны һәм технологияләр, шулай ук әлеге проектта кулланылган проектлар элементларын өйрәнү өчен  Лионга Татарстан белгечләрен җибәрергә тәкъдим итте.

Визит «Рено Тракс» (Renault Trucks) – Франциядә йөк машиналарны җитештерүче компаниянең цехларын арау белән тәмамланды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International