Ницца шәһәрендә «Инновацион шәһәр» Халыкара конференциясе үтте

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Чараның пленар сессиясендә Франциягә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Innovative City 2014» ачышында чыгыш ясаганда регион башлыгы билгеләгәнчә, тирә-юнь, тарихи һәм мирас һәйкәлләр һәм урыннарны саклау, фәнни технологияләрне актив куллану мөһим сораулар булып тора һәм Татарстан өчен Россиянең иң үсеш алган регионнарның берсе буларак кызык.

Рөстәм Миңнеханов чарага чакыру өчен шәһәр башлыгын рәхмәтләде һәм конференция кысаларында алынган белем һәм яңа контактлар алдагы көннәрдә Татарстанда тормыша ашырыла торган инновацион проектлар үсешендә ярдәм итәчәк дигән ышанычлык белдерде.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, илләр арасында хезмәттәшлек бүген регионара дәрәҗәдә аралашуны актив үстерергә мөмкинлек бирә. Аның сүзләре буенча, регионара аралашу һәм территорияләрне бердәм үстерү хәзерге дөньяда махсус роль уйный. Моннан башка, республика башлыгы Ницца шәһәрендә тормышка ашырыла торган «акыллы» шәһәрнең зурлыгын һәм аның Татарстан Республикасының «СМАРТ Сити Казан» проектына охшаганын ассызыклады.

Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы турында Рөстәм Миңнехановның Ницца Зәңгәр Яр метрополиясе президенты урынбасары, Ницца Икътисад һәм сәнәгать буенча мэр урынбасары Кристиан Тордо һәм Ницца Зәңгәр Яр Икътисад, инновацияләр һәм аралашу буенча Генераль директоры Дидье Виссельман белән очрашуда сөйләштеләр.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International