Татарстанга эш визиты белән Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе килде

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт һәм бизнес вәкилләре кергән делегацияне Хөкүмәт рәисе урынбасары Ши Даган җитәкли.

Татарстанга кунаклар регион башлыгының чакыруы белән килделәр: Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автоном районын бу елның апрелендә эш визиты кысаларында карады.

26 июньгә делегация программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала: Казан Федераль Университеты, Казан Кремле территориясе, Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате пары, Казан Дәүләт Энергетика Университетын карау һәм Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу. Делегацияне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов озатып тора.

Бүген делегация Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать пулатында эшмәкәрләр белән очрашулар уздырды. Анда ике якның эшлелке вәкилләр катнашуы белән түгәрәк өстәлләр үтте.

Көннең икенче яртысында Казан IT-паркында «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис, IT-парк, сәнәгать мәйданнары һәм регион проектлары– МИЗ «Алабуга», «Химград» технополисы, «Чистай», «Тюлячи» сәнәгать парклары, Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт Комитеты, «Европа-Көнбатыш Кытай» автомагистрале, республиканың Дрожжан районы презентацияләре, шулай ук бизнес-инкубаторны карау һәм «ГЛОНАСС-112» белән танышу үтте.

Иртәгә делегация Татарстан Республикасының кайбер сәнәгать мәйданнарын карача, шулай ук регионның эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International