Россия Хөкүмәте «Эш җитештерүчәнлеген арттыру һәм югары җитештерүчән эш урыннарын булдыру һәм модернизацияләү буенча чаралар планы» (2014 елның 9 июле, боерык № 1250-р) раслады.
План үз эченә 7 төп юнәлешләрен ала: җитештерүне яңарту һәм модернизацияләү өчен инвестицияләрне стимульләштерү; технологик яңартуны стимульләштерү; иске эш урыннарын алмаштыруын стимульләштерү; эшчеләрнең профессиональ үсеше өчен шартларны булдыру; хезмәт байлыкларының мобильлеген үстерү буенча чараларны тормышка ашыру; дәүләт катнашуы белән компанияләрдә эш җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралар; индивидуаль һәм кече бизнес эшмәкәрлеге өлкәсендә эшләр санын арттыру өчен шартларны булдыру буенча чаралар.
Планда югары белемле эшчеләрне әзерләү практик-юнәлгән моделендә эшханәләрнең катнашуын дәлиллләнүенә юнәлгән Россиянең салымнар кануннарына үзгәртүләрне кертү, шулай ук WorldSkills Russia региональ һәм милли профессиональ осталык чемпионатларын үткәрү карала.
Россиядә WorldSkills үсешенең максатлы күрсәткече – анда катнашан регионнар саны – 2014 елда 25 тән, 2018 елда 50 гә кадәр. 2014 елның июненә WorldSkills Russia рейтингының беренче унлыкка Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Тамбов, Свердловск өлкәләре, Марий Эл Республикасы, Самара, Төмән, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләре керә.
Чаралар планын тормышка ашыру буенча тулы мәгълүмат Стратегик инициативалар агентлыгының сайтында табырга мөмкин.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте