Рөстәм Миңнеханов Көньяк Америка партнерлары белән мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Уругвайга визит кысаларында регион башлыгы «Россиянең Көньяк Америкадан ерак урнашуы, безнең компанияләрнең яңа базарларга керүдә сак булуы яңа контактларны урнаштыруда, шулар арасында Татарстан һәм Уругвай эшлекле даирәләре вәкилләре арасында комачауларга тиеш түгел» дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы машина төзелеше, заманча технологияләр һәм инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә Көньяк Америка партнерлары белән хезмәттәшлек үстерергә ниятләнә.

«Татарстан, Россиянең фәнни-укыту үзәкләренең иң алда баручыларның берсе буларак, Көньяк Америка студентларының үзенең уку йортларына чакыра, - дип Татарстан Перзиденты билгеләде. – Казан – Россиянең спорт башкаласы – 2015 елда Уругвай спортсменнарынңсуда йөзү спорты буенча дөнья чемпионатында һәм 2018 елда үтәчә футбол буенча чемпионатында катнашырга чакырабыз».

Рөстәм Миңнеханов «Глобализация һәм тәэсир итүнең яңа үзәкләре» I Конференциясендә катнашучыларын республиканы карарга чакырды һәм Көньяк Америка партнерлары белән хезмәттәшлегендә зур потенциалына ышануын белдерде.

 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International