Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уругвай вице-президенты һәм Генераль Ассамблеясы (парламент) рәисе Данило Астори белән очрашты.
Данило Асторины сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Уругвай турында күбрәк белү, аның җәмгыяви-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни үсеше, икътисади хезмәттәшлек белән танышу, эшлекле даирәләре белән контактларны урнаштыру мөмкинлеге өчен шат дип ассызыклады. Регион башлыгы ике регион арасында үзара кызыксыну бердәм проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.
«Бүген Монтевидеода ачылган халыкара конференция Россия һәм Уругвай арасында хезмәттәшлек һәм дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да тыгызрак үсешенә ярдәм итәчәк», - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
«Безнең өчен Россиянең Латин Америкасы илләре белән якынаю мөһим булып тора, - дип Данило Астори ассызыклады. – Без һәм Россия кергән икътисади берләшмәләр үзара табышлы була ала, безнең регионнарга инвестицияләрне җәлеп итүгә этәргеч бирәчәк».
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте