Татарстан Президенты Уругвай партнерлары бәлән сөт сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Сөт сәнәгате өлкәсендә эшли торган алда баручы Латин Америка компанияләре вәкилләре белән Рөстәм Миңнеханов Уругвайда очрашты.

«Indulacsa» компаниясеннән Марго Наварро бикә Уругвай икътисадының төп өлкәләрнең берсе авыл хуҗалыгы һәм аның эшкәртүгә юнәлгән сәнәгать булып тора дип билгеләде. Заманча технологияләр, продукция сыйфатының югары стандартларын куллану Уругвайның дөньяда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате комплексын конкурентлыгын үстерә.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате комплексында кеше факторы мөһимлеген ассызыклады. Татарстан Президенты Уругвай авыл хуҗалыгы бизнесы, аеруча  «Indulacsa» компаниясен тәҗрибә белән алмашу, бердәм эш вариантларын эзләү буенча Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары белән актив хезмәттәшлек итергә чакырды.

«Conaprole» компаниясенең җитәкчесе Гастон Песетто очрашуда технологик чишелешләр, регион арасында мөмкин булган хезмәттәшлек формаларын карау турында әйтте. «Conaprole» Россия базарының потенциалын югары бәяли, хәзерге моментка компания Россиягә ак майны сату күләме буенча икенче булып тора дип билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан Республикасының Латин Америка авыл хуҗалыгы компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә ачык булуын ассызыклады. Татарстан һәм Уругвайның үзара кызыксынуы авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате комплексы өлкәсендә үзара табышлы хезмәттәшлекне табырга ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International