Татарстан Республикасының делегациясе «Zonamerica» ирекле зонасын карадылар

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов башлыгында регион вәкилләре өчен презентацияне «Zonamerica» вице-президенты Исидоро Одара һәм технопаркның үсеш буенча җитәкчесе Леонардо Бонилла ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов «Zonamerica» җитәкчелегенә Татарстан Республикасының махсус икътисади зоналарны булдыру буенча проектлар – МИЗ «Алабуга», «Иннополис», «СМАРТ Сити Казан» турында сөйләде.

«Без Уругвай ирекле зоналар үсешенең тәҗрибәсен өйрәнергә шат булабыз, - дип Татарстан Республикасының Президенты белдерде. – Чөнки сәнәгый һәм инновацион паркларны без икътисад үсешенең драйверы рәвешендә карыйбыз. Алда баручы дөнья инновацион үзәкләрен караганда без чит ил тәҗрибәсен карыйбыз һәм Татарстанда кулланабыз».

Очрашу барышында яклар махсус икътисади зоналар һәм регионнарның инвестицион мәйданнары арасында тәҗрибә һәм белгечләр белән алмашу перспективалары буенча уртаклаштылар.

 

Белешмә

«Zonamerica» технопаркы 1990 елда барлыкка килгән. Монтевидеоның ирекле сәүдә зонасында, Карраско халыкара аэропортыннан 10 минут, Монтевидео портыннан 20 минут баруда урнашкан. Меркосурның икътисади башкаласы буларак «Zonamerica» Көньяк Американың иң зур бизнес-паркы булып тора. Аның территориясендә якынча 300 компания эшли. Монда Merrill Lynch, Банк Канады, Sabre Holdings, Watson Wyatt, PwC һәм Citigroup кебек зур компанияләрнең офислары, шулай ук 50 дән артык гаилә һәм финанс компанияләре урнашкан.

Компанияләрнең эшчәнлек өлкәләре арасында логистика, финанс хезмәт күрсәтү, компьютер технологияләр, call-үзәкләр, региональ офислар, биотехнологияләр, киңәш бирү һәм сәүдә бар.

 

Чыганак: Татарстан Республикасының Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International