Монтевидеода Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясенә визит ясадылар

2014 елның 15 июле, сишәмбе

World Trade Centre (WTC) FreeZone буенча экскурсиядә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WTC Тиҗәрәт директоры Марио Туччи технопарклар, инновацион мәйданнар һәм икътисади зоналар аша еракта торып чит илләргә чыгаручы хезмәтләрне тормышка ашыруда интеллектуаль технологияләр буенча уртаклаштылар.

Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында нефтьне эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы, вертолет һәм көймә төзү, машина һәм авиа сәнәгате кебек гадәти икътисад өлкәләреннән башка Татарстан Республикасына IT-технологияләр, телевизион аралашу, робототехника кебек яңа юнәлешләрне эшләп чыгарырга кирәк дип ассызыклады. Әлеге сегментлар Татарстан һәм Уругвай партнерларына бердәм үзара табышлы проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк дип Татарстан Республикасының Президенты билгеләде.

Татарстан Президенты Уругвай партнерларына республикага килергә һәм республиканың проектлары – Казанда һәм Яр Чаллыда урнашкан IT-парклар, Иннополис, «СМАРТ Сити Казан»ны карарга чакырды.

 

Белешмә

Монтевидеоның Бөтендөнья сәүдә үзәге 1993 елда барлыкка килде. Бу - Уругвайның иң мөһим сәүдә оешмаларның берсе. Монда 5 бина, ирекле сәүдә,  ике галерея урнашкан. Комплекс территориясендә 550 дән артык компанияләр эшли. Алар Бөтендөнья сәүдә үзәкләре ассоциациясе һәм халыкара сәүдә һәм туризм өлкәсендәге башка халыкара институтлары вәкилләре белән бәйләнештә торалар.

Бөтендөнья сәүдә үзәгенең төп максаты – бизнес, халыкара сәүдә, туризм, мәдәни аралашу үсешенә ярдәм итү. Оешмаларның эшчәнлек өлкәләре арасында финанс һәм махсус хезмәтләр, мәгълүмати технологияләр һәм компьютер җиһазлары, туризм, радио һәм телевизион аралашу, азык һәм пиво ясау сәнәгате, терлекчелек бар.

Монтевидеоның Бөтендөнья сәүдә үзәге ирекле сәүдә зонасы шәһәрнең уникаль урында – тиҗәрәт районына тулысынча кергән җирдә урнашкан.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International