Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итү буенча тәҗрибәсе делегация вәкилләренә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашуда тәкъдим ителде.
Карелия Республикасы делегациясен Татарстан Республикасына визитында регион башлыгы Александр Худилайнен җитәкли. Визит кысаларында Александр Худилайненның Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу һәм 5 елга сәүдә-техник, җәмгыяви һә мәдәни хезмәттәшлек турында яңа килешүгә кул кую планлаштырылган.
Карелиягә Татарстанның инвестицияләрне җәлеп итү, зур проектлар һәм программаларны тормышка ашыру тәҗрибәсе кызык: Александр Худилайнен делегация вәкилләренә Россия субъектларның иң отышлы регионнарның берсе буларак Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. Делегация өчен хезмәттәшлек юнзлешләре буенча Казан компанияләре һәм мәйданнары, эшханәләрен карау белән зур программа әзерләнгән.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Карелия Республикасы вәкилләре белән очрашу үтте, аеруча сөйләшүдә Икътисади үсеш министры урынбасары Сергей Алимпиев һәм Бизнес-инкубатор идарә итүче компаниясенең Генераль директоры Людмила Арнаутова катнашты. Людмила Арнаутова Карелия Республикасының Бизнес-инкубаторында регионның Ышанычлык фонды, Эшмәкәрләрнең хокукларын саклау буенча Җәмгыяви кабул итү оешмасы һәм Экспортка юнәлгән эшханәләргә ярдәм итү үзәге урнашкан.
Сөйләшү барышында катнашучылар инвесторлар белән аралашу тәҗрибәсе, регионнарның инвестицион сәясәтен формалаштыру, сәнәгый мәйданнар һәм парклар үсеше, шулай ук инвестицион проектларны алып бару һәм товарларны экспортка алга таба мавыктыру буенча эш сораулары карадылар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте