Кытайда CIFIT халыкара сәүдә-инвестицион ярминкәсе үтәчәк

2014 елның 25 июле, җомга

CIFIT Кытайның Тиҗәрәт министрлыгы һәм Сәүдә министрлыгы патронажы астында, БМО (ООН) бүлекләре, IFC Халыкара финанс корпорациясе һәм Инвестицияләрне җәлеп итү буенча бөтендөнья агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) ярдәмендә оештырыла.

2014 елның 7-11 сентябрендә Халыкара иҗтимагый-икътисади үсеш агентлыгы Рус-Азия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе белән бергә, Россиянең Гуанчжоуда Генераль консуллык ярдәмендә «The 18th China International Fair for Investment and Trade» һәм Халыкара инвестицион форумына (IIF) Россия делегациясенең эш визитын оештыра.

Чаралар Гуанчжоу округына кәргән Фуцзянь Төньяк Кытай провинциясендә үтәчәк. CIFIT бизнес өчен бөтендөнья мөмкинлекләрне күрсәтүче һәм инвестицияләр барометры булып тора. Ул Кытайга инвестицияләрне җәлеп итү өчен һәм Кытай инвесторларның чит ил базарларына чыгуын тәэмин итүче мөһим халыкара мәйдан кебек карала.

2013 елның күргәзмә стендларында 50 илнең инвестицион проектлары, хезмәтләре һәм продукциясе тәкъдим ителде. Анда 600 дән арты чит ил делегациясе килде. 2014 елда оештыручылар Россия делегациясенең катнашуына ышаналар, чөнки Кытай һәм Россия арасында мөнәсәбәтләрендә майда мөһим вакыйгалар үтте. CIFIT кысаларында Россия-Кытай симпозиумы үтү һәм Россия вәкилләренең презентацияләр белән чыгышлары планлаштырылган. Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары башлыгында Россия делегациясенең катнашуы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International