ФҖП «Тасма»да азык-төлек төрү тасмасын җитештерү башланды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

80 еллык тарихы булган оешма үзенә яңа юнәлеш ачты – җылылык тота торган барьерлы тасма җитештерү. Җитештерүне тантаналы ачышында ФҖП «Тасма»да Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Барьерлы тасманы азык-төлек төрүдә кулланыла, ул аларны куллану һәм яраклык вакытыларын арттыра. Тасма рецептурасы ҖЧҖ «ФҖП «Тасма» белгечләре катнашуы белән Италия технологиясе нигезендә эшләнгән. ААҖ «Сбербанк России» 2013 елның 5 сентябрендә кул куелган килешү нигезендә төп финанслауны алып бара. Инвестицияләрнең гомуми саны 303,5 млн. сум тәшкил итә.

Яңа проект соңгы елларда авырлыклар кичергән «Тасма»га этәргеч бирде. Фото тасмаларын җитештерү төп эшчәнлеге булган оешма яңа перспектив эшчәнлек юнәлешен алды. Барьерлы тасма җитештерүендә югары технологияле эш урыннары булдырыла, аларның бер өлеше яңадан махсус белем алган ҖЧҖ «ФҖП «Тасма» хезмәткәрләренә бирелә. Линия көче - елына 48 млн. метр озынлыктагы продукция.

Тантаналы церемония кысаларында ҖЧҖ «ФҖП «Тасма» һәм ҖЧҖ «Ак Барс» кошчылык комплексы» арасында комплекс продукциясен төрү өчен Казан тасмасын китерүне күз алдында тоткан килешүгә кул куйды.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International