Россия региональ үсеш министрлыгы белән бергә белгечләр һәм фән бердәмлеге әзерли торган доклад Россия Федерациясе регионнарының икътисади үсеше һәм ил гражданнарының яшәү шартларын яхшырту стратегиясенә әзерләнү техник мәсьәләсе булырга тиеш.
Шулай ук, бу елда Россиядә «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру» Федераль кануны кабул итү дә эшнең мөһимлеген бирә. Докладта ил өчен мөһим булган сораулар каралачак. Мәсәлән, дөнья һәм региональ күп милләтле институтлар, алда баручы дөнья инвестицион компанияләрне игътибарга алып, Россия Федерациясе һәм субъектларының икътисади һәм җәмгыяви үсеше; төп өлкәләрнең озак һәм урта вакытка үсеш концепцияләре; Россиянең милли кыйммәте һәм стратегик кызыксынулары, аларны локализацияләү; Россия Федерациясе субъектларының конкурентлык өстенлекләрен билгеләү һәм анализлау; ил регироннарының конкурентлык һәм инвестицион сөйкемлелек рейтинглары; Россия регионнары үсешен чимал белән тәэмин итү каралачак.
Аналитик доклад өстендә «Җитештерү көчләрен карау буенча киңәшмә» фән-тикшеренү дәүләт федераль региональ үсеш, табигать куллану һәм икътисад үзәге, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, «Стратегик уйлап табулар үзәге» фонды, «Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының проектлы һәм фән-тикшеренү үзәк институты», ААҖ «АксионБКГ», ЯАҖ «РОЭЛ Консалтинг», ЯАҖ «Регионнар үсешенең халыкара үзәге» белгечләре эшләчәкләр. Докладны тәмамлау 2014 елның азагында планлаштырыла.
Чыганак: Регионнар үсеше министрлыгы