Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башлыклары рейтингында икенче урынын тотып кала

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

«Рейтинг» мәгълүмати аралашу үзәге губернаторларның эшчәнлеге нигезендә яңа исемлек әзерләде.

Беренче урынны Ямало-Ненец автоном өлкәсенең башлыгы Дмитрий Кобылкин алды. Бер баллга кимрәк җыеп – 71 барлыгы, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов икенче урында тора. Апрель ае мәгълүматы буенча, ул икенче урыннан күчмәде. Өченче урынны Төмән өлкәсенең губернаторы Владимир Якушев алды.

Алдагы өч урында Калуга, Кызыл Яр, Белгород өлкәләре башлыклары тора. Җиденче урынны, 67 балл җыеп, Чечен Республикасының башлыгы Рамзан Кадыров алды, аның артыннан, бер баллга кимрәк, Санкт-Петербург хөкүмәтенең башлыгы Георгий Полтавченко һәм Мәскәү башлыгы Сергей Собянин бара. Унлыкның азагында Кемер өлкәсенең башлыгы Аман Тулеев тора.

Иң соңгы, 80 нче урынны Тверь өлкәсенең башлыгы Андрей Шевелев алды. Аз тикшеренү мәгълүматы һәм кайбер регионнарда белгечләр булмау аркасында Ненец, Чукотка, Яһүд автоном өлкәләре һәм яңа кушылган Федерация субъектлары – Крым һәм Севастополь чутланмады.

Рейтинг Россия Федерациясе субъектлары башлыкларының эшчәнлеген билгеләүгә багышланган. Ул апрель аенда чыккан исемлекнең дәвамы булып тора. Аны уйлап табу барышында ачык мәгълүмат, исәпкә алу һәм статистика дәүләт органнарының мәгълүматы кулланылды. Азактагы нәтиҗәләр региональ һәм федераль белгечләренең фикерен билгеләделәр. Төп мәгълүмат май-июль айларында җыелды, ә белгечләр фикерләрен июль-августта белделәр.

 

Чыганак: ИА «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International