Казанда дәүләт-шәхси партнерлык буенча WAIPA семинары башланды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Катнашучылар арасында Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы, «Россиягә инвестицияләгез» Россия инвестицион агентлыгы, Россиянең 14 регионының Инвестицион үсеш агентлыклары һәм Үсеш корпорацияләре, шулай ук, Татарстан Республикасының министрлыклар, идарәләр һәм оешмалар вәкилләре бар.

Grand Hotel Kazan мәйданында 25-27 августта үтәчәк семинарда дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә иң яхшы халыкара тәҗрибәләр тәкъдим ителде. Чара WAIPA эшчәнлеге белән танышырга, ДШП өлкәсе һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк. Төп темаларның берсе булып дәүләт-шәхси партнерлыкның инвестицияләрне җәлеп итү өчен инструмент тора.

Чараны Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA) белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

Семинар спикерлары – Көньяк Африка үсеш идарәсеннән Коган Пиллэй һәм Великобритания һәм Төньяк Ирландиянең сәүдә һәм инвестицияләр агентлыгыннан Рауль Харбанда.

Россиянең региональ үсеш министрлыгыннан семинарда Бюджеттан тыш инвестицион проектлар департаменты директоры Марина Шилкина катнаша, «Россиягә инвестицияләгез» Россия инвестицион агентлыгын Казанга визит кысаларында Юрий Войцеховский җитәкли. Себер, Алтай, Төньяк Осетия, Тула, Владимир, Воронеж, Липецк, Новосибирск, Омск һәм Ленинград өлкәләре, Татарстан, Марий Эл, Чувашия һәм Мордовия республикаларының инвестицион үсеш агентлыклары һәм корпорацияләре җитәкчеләре катнаша.

Иртәгә семинарга WAIPA Башкарма директоры Карлос Бронзатто кушыла.

 

Белешмә

Женева шәһәрендә 1995 елда барлыкка килгән Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA) туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм үстерү өлкәсендә алда баручы халыкара оешмасы булып тора. WAIPA төп мәсьәләләре дәүләт оешмалары арасында аралашу, тәҗрибә белән алмашу һәм инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә ярдәм итү булып тора. Бөтендөнья ассоциация 122 илдән 168 инвестицион агентлыгын берләштерә.

2011 елның сентябрендә Линар Якупов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе составына керде. 2013 елның февралендә WAIPA Генераль Ассамблеясы утырышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы WAIPA Көнчыгыш Европа буенча директор булып сайланды.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International