WAIPA дәүләт-шәхси партнерлык тренингы катнашучыларына Карлос Бронзатто кушылды

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (World Association of Investment Promotion Agencies – WAIPA) Башкарма директоры «Дәүләт-шәхси партнерлык» тренингының икенче көне уртаклашуларында катнашачак.

Карлос Бронзатто Казанга кич белән килде һәм бүген WAIPA семинары катнашучыларына кушылды. Аның кысаларында дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) өлкәсендә иң яхшы халыкара тәҗрибәләр тәкъдим ителде һәм ДШП һәм Россия регионнарына инвестицияләрне җәлеп итү өлкәләрендә сораулар карала.

Тренингның икенче көнендә Россиягә туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү темасына һәм Россиянең Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе белән хезмәттәшлек моделе буенча уртаклашу тренингның бер спикеры – Төньяк Африканың үсеш идарәсеннән Коганом Пиллэй белән үтте.

Катнашучылар, шулай ук, хәтәрләр, проектлы финанслау нигезләре, килешүләр белән идарә итү һәм дәүләт-шәхси партнерлыкта кагыйдаләр, кануннарны стандартизацияләү буенча уртаклаштылар.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International