ДШП өлкәсендә проектларны тормышка ашыруның практик аспектлары турында Россия Федерацясе субъектларының инвестицион үсеш агентлыклары һәм Үсеш Корпорацияләре башлыклары белән сөйләштеләр.
«Дәүләт-шәхси партнерлык» тренингының соңгы, өченче көне «практик тирәлек» кебек билгеләнде, Аның темалары Россия регионнарында тормышка ашырырга планлаштырылган дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә поректлар булып торды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) Башкарма директоры Карлос Бронзатто, Көньяк Африка үсеше рәислегеннән спикер Коганом Пиллэй белән бергә катнашучылар проектларны структурлау, ДШП механизмнары куллана алырлык идеяләр һәм аларны тормышка ашыру проблемалары буенча уртаклаштылар.
Россия Федерацясе субъектларының инвестицион үсеш агентлыклары һәм Үсеш Корпорацияләре башлыклары үз регионнарында шундый проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләделәр һәм дәүләт-шәхси партнерлык үсеше перспективалары буенча планнар белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте