«Джошкуноз-Холдинг» Төркия компаниясе МИЗ «Алабуга»да штамп җитештерүен башлап җибәрде

2014 елның 29 августы, җомга

Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Вице-премьер, сәүдә һәм сәнәгать министры Равиль Зарипов,  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Яр Чаллы мэры Василь Шайхразиев катнаштылар.

ААҖ «Джошкуноз-Холдинг»та «Форд Соллерс» заводы өчен урта һәм эре металл кузов детальләре җитештереләчәк. Проектны башлап җибәрү буенча килешүгә кул кую 2012 елның октябрендә Бурса шәһәрендә үтте. Инвестицияләр күләме 70 млн. доллар, завод һәр елны 40 мең тонн корыч эшкәртәчәк.

Төркия холдингының эшханәсе Татарстан Республикасында штамп җитештерүен булдыру буенча беренче чит ил инвестицион проекты булып тора. 2013 елда «Джошкуноз-Холдинг» заводы проекты Россия автомобиль форумында «2013 елның инвестицион проекты» номинациясендә  җиңде: жюри проектның тиз вакытта тормышка ашырылуын игътибарга алды һәм башка инвесторлар өчен яхшы вариант рәвешендә тәкъдим итте. 1,5 ел эчендә юридик шәхес теркәлде, хаклы процедуралар тәмамланды һәм МИЗ «Алабуга»да завод төзелде.

 

Белешмә

«Джошкуноз Холдинг» – Төркия сәнәгатенең лидерларының берсе булып тора. Компаниядә 60 еллык җитештерү тәҗрибәсе һәм 2500 эшчесе бар. Холдинг 12 компаниядән тора. Алар машина төзелеше, автомобиль төзелеше, авиацион-космик сәнәгате, энергетика, җылыту һәм логистика кебек сәнәгать өлкәләрендә эшли.

«Джошкуноз Метал Форм» автомобиль сәнәгате өчен корычтан әйберләрне җыю һәм җитештерү, шулай ук штамп җиһазларын җитештерү буенча Төркиянең иң зур компанияләрнең берсе булып тора.

«Джошкуноз Метал Форм» компаниясе Төркиянең иң зур сәнәгый оешмалар арасында 156 нчы урынны ала. Компаниядә Франция һәм Германия автомобиль җитештерүчеләре һәм 1 дәрәҗәле автокомпонентлар сатып алучылары белән контрактлар бар. «Джошкуноз Метал Форм»ның җитештерү бүлмәләре 100 000 м2 гомуми мәйданында урнашкан, җитештерү барлыгы елга 100 мең тонн корыч ала.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International