Татарстан Республикасының башкаласына Рюдигер фон Фрич Германия-Россия институтының яңа технологияләр (ГРЯТ) ачыш церемониясендә катнашу өчен килде.
Визит кысаларында Россия Федерациясендә Германия Федератив Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ГРЯТ ачышына багышланган тантаналы чарага килде, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында үткән Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалы презентациясендә катнашты, шулай ук, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Республика башлыгы белән очрашуда Рюдигер фон Фрич Татарстан белән Россиянең бер регионы буларак хезмәттәшлеген югары бәяләде һәм ГРЯТ студентлары шулай ук эшлекле контактларны ныгытырга һәм яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк дип өмет белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Россиянең бер регионы буларак, төрле өлкәләрдә Германия белән хезмәттәшлек итә дип билгеләде һәм энергетика, медицина һәм белем алу өлкәләре хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр була ала дип ассызыклады.
Очрашуда катнашкан Германиянең эшлекле даирәләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр бирделәр. Медицина, машина төзелеше өлкәсендә инжиниринг үзәген булдыру, белем алу һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек өлкәсендә аралашу буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте