Яклар Татарстан Республикасы һәм Вьетнам арасында алдагы Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы һәм Вьетнам аралашуында мәгариф өлкәсендә мөһим перспективалар бар. Татарстан институтлары төрле өлкәләрдә белгечләрне әзерли, регион – Россиянең иң алда баручы мәгариф үзәкләренең берсе. Татарстан Республикасының Президенты ассызыклаганча, Татарстан төрле илләр белән мәгариф өлкәсендә һәм студентлар белән алмашуда актив хезмәттәшлек итә, Татарстанда Россия институтлары һәм чит илләрдә кадрларны әзерләү буенча программа – «Алгарыш» бар.
Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, фәнни-тикшеренү өлкәсендә контактларны киңәйтү, бердәм белем күргәзмәләре санын арттыру да мөһим. Татарстан Республикасының Президенты Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луанны Татарстанның мөмкинлекләрен билгеләү һәм үзгәрешләрне карау өчен визит белән килергә чакырды.
Фам Ву Луан сүзләре буенча, аның илендә Татарстан Республикасында студентларын укытуда зур кызыксыну бар. Мәсәлән, студентлар санын арттыру, укытусылар белән алмашуын стимульләштерү, шулай ук, Татарстан студентларын тропик медицина, тирә юньне өйрәнү юнәлешләре буенча үзендә укыту әзерлеге турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов, Татарстан ягыннан хезмәттәшлек буенча Энгель Фаттахов җавап бирәчәген билгеләп, тагын да якын аралашу өчен эшлекле группасын булдырырга тәкъдим итте.
Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте