Яклар сәнәгать өлкәсендә үзара табышлы хезмәттәшлек, Татарстан һәм Вьетнам арасында товар әйләнешен арттыру турында сөйләштеләр.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Татарстан һәм Вьетнам арасында тышкы сәүдә әйләнеш бүген 30 млн. доллар тәшкил итә һәм бу күләмне арттырырга кирәк, чөнки ике якта да моның өчен зур потенциал бар. Ул Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән танышу, җитештерүне урнаштыру вариантларын карау, яңа эшлекле контактларны урнаштыру өчен Вьетнам бизнес делегациясенең визитын оештырырга тәкъдим итте. Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының вәкилләре үз чиратында Татарстан һәм Вьетнам арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм ныгыту өчен яхшы мөмкинлекләр бар дип билгеләделәр. Шулай ук, бүген Вьетнамда ААҖ “КАМАЗ” белән мөнәсәбәтләр үсә, вертолетларны сату буенча сөйләшүләр алып барыла, Яшел Үзән заводы белән көймә төзү өлкәсендә хезмәттәшлек бара дип әйттеләр.
Вьетнам вәкилләре билгеләгәнчә, Вьетнам һәм Таможня берләшмәсе арасында ирекле сәүдә зонасы турында килешүгә кул куюдан илләр партнерлыгы тагын да ныгачак.
Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте