Татарстан Республикасының делегациясе Ханой шәһәрендә урнашкан «Хоа Лак» югары технологияләр паркын карадылар

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Мәйдан Вьетнам башкаласы – Ханойдан ерак түгел генә, халыкара аэропорт янында урнашкан.

«Хоа Лак» югары технологияләр паркы тикшеренү һәм инновацион проектларны үстерү; югары технологияле продуктларга финанс ярдәм итү һәм җитештерү өчен барлыкка килде. Монда югары технологияле товарлар һәм хезмәт җитештерүче эшханәләр өчен бизнес-инкубатор урнашкан, анда югары технологияле сектор өчен кадрлар әзерләү үтә.

«Хоа Лак» җитәкчелеге вәкилләре югары технологияле паркны булдыру һәм үстерү, алар алдында куелган бурычлар турында сөйләделәр. Мәсәлән, шундый мәйданны булдыру турында әле 10 ел элек карар ителде. «Хоа Лак» Вьетнамда беренче югары технологияле парк булып тора (хәзер илдә өч мәйдан – Ханой, Хошимин, Дананг бар, бөтенесе – дәүләт зоналары).

«Хоа Лак» булдыру һәм төзү сораулары буенча консультацияләр япон вәкилләре ясадылар, хәзер япон белгечләре парк инфраструктурасын төзүдә катнашалар.

Паркның гомум территориясе 1600 га тәшкил итә һәм дүрт зонага бүленә, алар арасында кадрлар әзерләү һәм укыту (монда Вьетнам һәм Япония университетлары, техникумнар урнашкан), тикшеренү һәм үсеш зонасы (фәнни-тикшеренү институтлар, лабораторияләрне үз эченә ала), программалы продуктларны булдыру зонасы һәм башкалар.

Парк баштан “акыллы йорт” принцибы буенча төзелде. Югары технологияләр паркында эшли торган компанияләр өчен өстенлекләр режимы булдырылды. 2012 елдан 2018 елга кадәр парк территориясендә актив төзелеш алып барылачак, бу биналар, торак йортлар, инфраструктура.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International