Сингапурда Рөстәм Миңнеханов инвестицион проектларны мониторинглау электрон системасын уйлап табучы компания белән очрашты

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

XYBase Малайзия җитәкчелеге белән Татарстан Республикасына Малайзиянең бизнес проектларны мониторинглау дәүләт системасы аналогын кертү перспективасы турында сөйләштеләр.

Очрашуда Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, халыкара сораулар буенча Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Бизнес проектларны мониторинглау системасы «BLESS» Малайзиягә өч ел элек илнең Премьер-министры карары буенча кертелде. Нәтиҗәдә эшмәкәрләр өчен илнең уңайлыклыгын билгеләүче Doing Business рейтингында ил 2011 елда 24 урыннан 2014 елда 6 урынга күтәрелде.

XYBase компаниясе системаның аналогын Татарстанда да кертергә тәкъдим итте. «BLESS» презентациясе Татарстан Республикасында 2013 елның февралендә үтте: инвестицион эшчәнлек өчен җаваплы министрлыклар, идарәлекләр җитәкчеләренең урынбасарлары катнашуы белән киңәшмәдә тәкъдим ителде. Системада рөхсәт итү һәм яраштыру процедуралары чагылдырылачак, документларның инстанцияләр буенча үтүен дәүләт органнары һәм эшмәкәрләр карый алачак. Системаның өстенлегенә мәгълүматлаштыру гына түгел, әмма артык процедураларны киметү, бөтен процессларны анализ ясау мөмкинлекләре керә.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International